Изгелек - йөрәккә ачкыч

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

       25 нче декабрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә әхлак темасына багышлап "Изгелек - йөрәккә ачкыч" дигән темада кичә үткәрелде.  Бүгенге кичәбездә яхшы сүзнең тәэсир итү көченең зур икәнен, яхшы гамәлгә тиң булуын кабат исбатладык. "Кешедә барысы да яхшы булырга тиеш: йөзе дә, киеме дә, күңеле дә, уйлары да", - дип язды А.П.Чехов.  Бер -беребезгә комплиментлар әйтешеп, күңелләребезне күтәрдек. Яхшы сүздән барыбызның да күңелләре күтәрелеп, йөзләре нурланып китте, көнебез матурланды, ямьләнде. Изгелек темасына күп мәкальләр әйтелде. Мәсәлән: яхшылык җирдә ятмый; яхшылык эшлә дә суга сал; изгелек итә алмасаң, яманлык кылма; яхшылык тудыра яхшылыкны һәм башкалар. Кичәбез ахырын Ф.Яруллинның "Сорау һәм җавап" шигыреннән өзек белән тәмамладык.

"Һич яхшылык эшли алмасаң син

Кешеләргә бик-бик теләп тә,-

яхшы теләк телә, ул да кайчак

зур көч өстәп куя йөрәккә".

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International