Актанышта авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышлары узды

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

Агымдагы елның 23 декабре көнне "Бүләк" чаңгы-роллер трассасында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр арасында чаңгы ярышлары булып узды. Физик әзерлекне ныгыту һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан оештырылган әлеге ярышларга 2 ир-ат һәм 2 хатын-кыздан торган командалар тупланды.

Ярышлар тәмамлангач, урыннар түбәндәгечә билгеләнде. Хатын-кызлар арасында

1 урын Гайнанова Ләйлә ("Тамыр" ҖЧҖ)

2 урын Галиева Алия ( "Агрофирма Чишмә" ҖЧҖ)

3 урын Камалова Рүзилә ("Чишма" ҖЧҖ)

 

Ир-атлар арасында:

1 урын Гарипов Алгиз ("Тан" ҖЧҖ)

2 урын Идрисов Ильдар ("Агрофирма Чишмә" ҖЧҖ)

3 урын Ризванов Артур ("Наратлы" ҖЧҖ)

 

Гомуми командалар арасында:

1 урын  "Агрофирма Чишмә" ҖЧҖ

2 урын "Ташкын" ҖЧҖ

3 урын "Тамыр" ҖЧҖ.

 

Җиңүчеләр һәм призерлар Грамоталар белән бүләкләнделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International