22 декабрь көнне 18 сәгатьтә Җиңү паркы каршындагы мәйданда Үзәк чыршы утын яндыру тантанасы булып узды. Чара бик матур сценарий буенча барды. Кыш Бабай, Кар Кызы, узып баручы 2017 һәм якынлашып килүче 2018 еллар символлары җыелган халыкның күңелен күрделәр.
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Энгель Фәттахов барлык актанышлыларны, районыбыз кунакларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Башка еллардан аерылмалы буларак, мәйдан боздан ясалган фигуралар, уен мәйданчыклары һәм шугалак белән балаларның күңелен күтәрде.