«Тылсым» мәктәп– бакчада көтеп алынган очрашу.

2017 елның 22 декабре, җомга

21 декабрь көнне, Актаныш үзәк балалар китапханәсе  хезмәткәрләре, балаларның кышкы каникуллары алдыннан  “Тылсым” мәктәп – бакчага китаплар  белән килделәр. 1-4 сыйныф укучыларына китапханәгә кайткан яңа китаплар һәм төрле шагыйрьләр иҗаты буенча шигырь җыентыклары тәкъдим ителде. Шулай ук бу  очрашуда,  Актаныш үзәк балалар китапханәсе оештырган “Туган авылым чишмәләре” иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесендә катнашып, алдынгы урыннар яулаган Валиев Данилны, Гаязов Исламны, Гибадуллина Элиданы китапханә хезмәткәрләре  мактау грамоталары белән бүләкләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International