21 нче декабрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәчесе 1 - 4 нче сыйныф укучылары өчен "Табигать язмышы - безнең язмыш" дигән темада әдәби - экологик кичә үткәрде. Электрон презентация ярдәмендә балаларны җанлы һәм җансыз табигать белән, Кызыл китапка кертелгән гаҗәеп хайваннар дөньясы, кошлар белән таныштырды. Шулай ук "Ялкын" журналының соңгы санына күзәтү ясалды. Кичә бик мавыктыргыч булды, укучылар китаплар алып, яхшы кәеф белән таралыштылар.