20-декабрь көнне районыбыз иҗатчысы Энҗе Разованың “Соңлаган тәүбә” дигән яңа китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәдә аның иҗатын яктырткан презентация һәм “Соңлаган тәүбә” китабына буктрейлер күрсәтелде. Электрон презентацияләрдә аның сүзләренә язылган музыка яңгырады.
Кичәдә “Агыйдел дулкыннары” әдәби берләшмәсе әгъзалары, мәдәният хезмәткәрләре, элекке хезмәттәшләре чыгыш ясады. Бу чара аның иҗатыннан җырлар, хикәяләр, шигырьләр белән үрелеп барды. “Иҗатында яшәеш” дигән китап күргәзмәсе эшләнде. Кичә һәркемгә ошады.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)

.jpg)
.jpg)