Мәүлид бәйрәме

2017 елның 16 декабре, шимбә

       15 нче декабрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә Мөхәммәт Пәйгамбәрнең туган көненә багышланган кичә үткәрелде. Рабигул әүвәл аеның 12 нче көне - Ислам дөньясында зур тантана итеп бәйрәм ителә. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу көнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу гәләйхи вә сәллам дөньяга килгән. Шул көннән күп могҗизалар булган. Аллаһы тәгалә аңа пәйгамбәрлек бирде, аңа Корьән иңдерде. Без, бәйрәмебездә нәкъ менә Пәйгамбәребезнең шәфәгатен өмет итеп, салаватлар әйттек, рәсүлуллахны мактап язылган шигырьләрне сөйләдек, мөнәҗәтләр әйтеп, Корьән сурәләре укыдык. Китап күргәзмәсе дә кунакларга  ошады. Бәйрәм табын артында күңелле итеп дәвам итте, авыл халкына  бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International