Бүген, 12 декабрь көнне районыбызның хакимият бинасында "Ришвәтчелеккә каршы" бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада Актаныш муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Илгиз Әмиров, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов, район мәгариф идарәсе белгече Камил Әмиров катнаштылар.
Бәйгегә районыбызның 18 мәктәбе укучыларыннан 50 дән артык эш кабул ителде. Бәйге Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында уздырылды. Ул һәр елның 9 декабрендә билгеләп үтелә.
Бәйгедә алдынгы урыннарны яулаган 30 укучыга һәм аларның укытучыларына Диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.