Татарстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе уздыручы тикшерүләр күрсәткәнчә, юлдан читтә йөрерлек моточараларны эксплуатацияләү кагыйдәләре бозылу очраклары бар. Әлегетехниканы милекчеләре билгеләнгән срокларда теркәми, техник карап чыгуга тәкъдим итми, шушы категория машиналарны йөртүчеләрнең тиешле документлары булмый.
Ел саен тикшереп торучы органнар 2017 елның 11 декабреннән алып 28 декабренә кадәр тикшерүләр уздыралар.
Профилактик операциянең максаты – машиналарның техник торышының техник иминлек һәм әйләнә-тирә мохит иминлеге таләпләренә туры килүен тәэмин итү.