Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинның Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлавы

2017 елның 12 декабре, сишәмбе
 

Хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм. 

1993 елның 12 декабрендә Россия дәүләте үзенең күпгасырлык тарихында беренче тапкыр гражданнарның күпчелеге   тарафыннан хупланган  Конституциягә ия булганнан соң чирек гасыр  вакыт үтте.

Илебезнең киеренке борылыш чорында кабул ителгән Төп законы хәзерге хокукый системаның асылын тәшкил итә.  Россия Федерациясе Конституциясе Кешене, аның Хокукларын һәм Ирекләрен  иң зур хәзинә дип игълан итте, демократик тәртип принципларын һәм федератив сәяси корылыш нигезләрен билгеләп, җәмгыятьне һәр яктан яңартуга, күп гасырлардан килгән  тынычлык  һәм татулыкны  ныгытуга, илнең икътисадый һәм мәдәни куәтен уңышлы тормышка ашыруга ныклы нигез салды.

 Кадерле дуслар! Конституция көне бөтен россиялеләрнең  күпмилләтле Ватаныбызны саклап калуга һәм аның тарихи абруен арттыруга ихлас омтылышларын берләштерә. Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең дәүләт бөтенлеге принципларын  эзлекле рәвештә хуплап, аның аеруча көчле  һәм даими үсештәге субъектларының берсе.  Милләтләр бердәмлеге, конфессияләр арасындагы татулык идеяләренә, гражданнарның хокуклары һәм мәнфәгатьләре үтәлә торган  демократия принципларына тугры калу көчле дәүләт төзүгә таба ышанычлы адымнар белән алга баруга ярдәм итә. Иманым камил, илебезнең бүгенгесе һәм лаеклы киләчәге хакына берләшеп, аның тотрыклы үсешенә карата шәхсән җаваплылык тоеп,  Конституция нормаларын һәм нигезләмәләрен  һичшиксез үтәп яшәсәк, куелган максатларда ирешү юлында без барлык сынауларны да уңышлы хәл итәрбез.

Бу истәлекле көндә барыгызга да  исәнлек-саулык, тынычлык, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе  хакына  киләчәктә дә зур уңышлар телим!    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International