Бүләк итәм күңел җылысын

2017 елның 11 декабре, дүшәмбе

     10 нчы декабрь көнне,  инвалидлар ункөнлеге уңаеннан, авыл китапханәсендә кичә үткәрелде. Бәйрәм кичәсенә йөри алганнар, теләге булганнар бик сөенеп килделәр. Кунаклар 2 командага бүленеп төрле ярышларда актив катнашып, үзләренең һөнәрләрен кәрсәттеләр.  Әкият геройларын таптылар, мәкальләрне дәвам иттеләр, табышмаклар чиштеләр, җыр, бию, нәфис сүз сөйләү осталыкларын күрсәттеләр. Китапханәче кичә барышында Фәнәвис Дәүләтбаевның, Фәнис Яруллинның мәгънәле шигырьләрен укыды. Җирлектәге инвалидлар оешмасы җитәкчесе Баянова Розалия ападан башка мондый кичәне оештырып булыр иде микән ? Килгән кунакларның барысына да үзе әзерләп алып килгән бүләкләрне таратып сөендерде, матур котлау сүзләре җиткерде. Үзенең чыгышында "Саф" хуҗалыгы директоры Илфат Әндерҗановка, инвалидларга күрсәтелгән игелеге өчен, зур рәхмәтләрен җиткерде. Аз гына күрсәтелгән хөрмәттән дә зур ямь табып, килгән кунакларыбыз күтәренке кәеф белән , икенче елга да шушылай итеп очрашырга язсын, дип таралыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International