Актанышта кулланучылар хокукларын яклау буенча республикакүләм олимпиада җиңүчеләре хөрмәтләнде

2017 елның 22 ноябре, чәршәмбе

22 ноябрь көнне Актанышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Вафина кулланучылар хокукларын яклау буенча республикакүләм олимпиада җиңүчеләрен бүләкләде. 

Җитәкче кулыннан дәрәҗәле бүләкләрне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның X сыйныф укучысы Данир Нуртдинов (“Кулланучылар хокукларын өйрәнергә омтылучы” номинациясендә җиңүче, җитәкчесе – Миләүшә Абдуллина), Актанышның 1 нче мәктәбенең IX а сыйныфы укучысы Алия Ахунова (“Кулланучылар хокуклары грамоталылыгы нигезләрен өйрәнүдәге уңышлары өчен” номинациясендә җиңүче, җитәкчесе – Резеда Могътазирова) кабул итеп алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International