Буген 19 ноябрь, 7.00 дән 20.00 сәгатькә кадәр Актаныш муниципаль район авыл җирлекләрендә үзара салым җыю буенча референдум үтте. Үзара салым – җирлек проблемаларын хәл итү өчен халыктан елына бер тапкыр җыела торган акча. Үзара салым, референдумда 50% халык ризалык белдереп тавыш биргән очракта гына җыйнала торган сумма.
Үзара салым акчаларын җыйналгач, республика бюджетыннан өстәмә финансланачак. Әлеге сумманы юлларны яхшырту, социаль объектларны төзекләндерү, зират коймаларын тоту һәм башка шундый эшләр өчен тотып булачак.