Татарстан Экология министрлыгында Ачык ишекләр көне узачак

2017 елның 17 ноябре, җомга

2017 елның 21 ноябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында (Павлюхин ур., 75) Ачык ишекләр көне була. Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм Татарстан Республикасы террриториясендә экологик иминлекне тәэмин итүгә, табигатьтән файдалануга кагылышлы сорауларга Экология министрлыгы белгечләре җавап бирәчәк.

Ачык ишекләр көне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының барлык территориаль идарәләрендә булачак.

Казанда, Биектау, Югары Ослан, Яшел Үзән, Лаеш, Питрәч районнарында яшәүчеләр Үзәк территориаль идарәгә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә ала: Казан ш., Павлюхин ур., 75. Тел. (843) 267-68-87.

Яр Чаллыда, Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Тукай районнарында яшәүчеләр Кама буе территориаль идарәсенә, адресы: Яр Чаллы ш., 40 лет Победы ур., 64. Тел. 8(8552) 59-36-39.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International