Актанышлылар “Идел йорт” театр коллективлары фестивалендә

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

8 ноябрьдә Казан шәһәренең «Юность»  мәдәният сараенда XVII төбәкара “Идел йорт” театр коллективлары фестиваленең ачылу тантанасы узды. Биредә Актаныш районының Иске Кормаш халык театры чыгыш ясады. Шәһәр тамашачысына актанышлылар Мостай Кәримнең “Ай тотылган төндә” трагедиясен тәкъдим иттеләр. Күптән актанышлыларның күңелләрен яулаган халык театры, Казан тамашачысының да күңелләренә хуш килделәр: спектакль тәмамлангач, артистларны аягүрә басып алкышладылар, ә жюри әгъзалары югары бәя бирде.

17 ноябрь көнне Актаныш районының шулай ук тамашачы күңелен яулаган Киров халык театры артистлары Казан шәһәренең «Юность»  мәдәният сараенда сәхнә тотачак. Аларга уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International