Актаныш муниципаль районы Советы утырышы узды

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

13 ноябрь көнне Актаныш муниципаль район Советының өченче чакырылыш егерме беренче утырышы узды. Утырышта Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев, район Советы депутатлары,  оешма-предприятие җитәкчеләре  катнашты.

Депутатлар тарафыннан көн тәртибендә алты мәсьәлә каралды:

  1. Актаныш муниципаль районының 2018-2020 нче елларга социаль-икътисадый үсеш фаразы турында.
  2. Актаныш муниципаль районының 2018 елга һәм 2019, 2020 план  чорына бюджеты турында
  3. Актаныш муниципаль районының 2017 елның 9 аенда   бюджет үтәлеше турында.
  4.  “Актаныш муниципаль районы” муниципаль берәмлеге уставына    үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында.
  5. Актаныш муниципаль районы муниципаль мөлкәте итеп кабул итү тәртибе турында. 
  6.  Актаныш муниципаль районы территориясендә муниципаль җир контроле турындагы Нигезләмәне раслау турында.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International