Актаныш районында авыл хуҗалыгы техникасын озак саклауга урнаштыру

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

2017 елның 8 ноябрендә Актаныш районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә хуҗалыкларның баш инженерлары катнашында авыл хуҗалыгы техникасын озак саклауга урнаштыру һәм ремонт эшләрен оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырылды. 17 предприятиенең һәрберсенә фото-видео күзәтү рәвешендә җентекле анализ ясалды, бу мәсьәләне оештыру буенча аерым җитешсезлекләр билгеләп үтелде, уңай яклары да искә алынды. Шулай ук хуҗалыкларны атналык йөреп чыгу кысаларында «Чишмә» ҖЧҖдә авыл хуҗалыгы машиналарына ремонт мәсьәләләре буенча хуҗалыклар җитәкчеләре белән киңәшмә уздыру планлаштырырла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International