9 нчы ноябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Балкыш" кызыксыну клубы апалары белән "Авылым тарихы" дигән исемдә кичә үткәрелде. Китапханәдә Иске Сәфәр авылы нәсел шәҗәрәсе әһәмиятле урын алып тора. Нәкъ шул шәҗәрә ярдәмендә без авылыбыз тарихын, аның күренекле кешеләрен барлыйбыз да инде. Янәшәсендә кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган. Авыл тарихын кабат искә төшереп, Инсия Хаҗиева һәм Флүзә Имамовалар сөйләгән чыгышлар тыңлаучыларга бик ошады. Фикер алышулар, өстәмәләр белән кичәбез бик мавыктыргыч үтте.