Гаилә белән китапханәгә

2017 елның 9 ноябре, пәнҗешәмбе

     8 нче ноябрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Гаилә белән китапханәгә" дигән чара үткәрелде. Балаларның ял вакытын дөрес файдалану максатыннан, гаиләләр белән квартал саен очрашу-кичәләр үткәрелә. Бүгенге кичәбезгә "Гаилә белән бергәләп укыйбыз" дигән темада китап күргәзмәсе эшләп куелды. Бертуган Тимеровалар: Гөлнур һәм Гөлназ буш вакытларында китапханәгә  йөрергә яраталар, яңа кайткан "Сабантуй", "Ялкын", "Салават күпере" журналларын укып танышып баралар, әдәби китаплар  укырга да яраталар. Балалар һәрвакыт китапханәнең көтеп алынган кунаклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International