Китапханәгә сәяхәт.

2017 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Бүген,  8 ноябрь көнне, “Әтәчкәй” балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре Светлана Әхмәтова) беренче тапкыр китапханә ишекләрен ачып керделәр. Китапханәгә килгән балаларны  китап һәм китапханә белән якыннан таныштыруны,  “Китапханәгә сәяхәт” исемле слайд презентация ярдәмендә башлап җибәрдек. Презентация барышында укучыларга китапханәдә үзеңне ничек тотарга, китапларны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында аңлатылды. Китап турында кызыклы һәм эчтәлекле шигырьләр укылды. Әйдәп баручы китапханәче Лилия Хәмидуллина нәни дусларыбызны китапханәгә кайткан балалар журналлары һәм газеталары белән таныштырды. Ә балалар китапханәсе мөдире, Азия Гәрәева, балалар белән экологияга багышланган “Уйнап алыйк!” исемле кызыклы викторина уздырды. Балалар барлык сорауларга да дөрес җавап биреп, узләренең мәктәпкә әзер булуларын күрсәттеләр. Кичәбезнең истәлеге итеп  группага китап бүләк иттек.   

Нәни дусларыбызга китапханәгә сәяхәт бик ошады. Килгән балаларның күпчелеге китапханәгә китап укучы булып язылырга теләк белдерде. Алалар әти-әниләре белән килергә сүз биреп саубуллаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International