Хөрмәтле райондашлар. 2017 елның 26нчы октябрь көнне Актаныш районы буенча гражданнар оборонасы өйрәнүләре уздырыла. Түбәндәге сигналлар бирелгәндә, куркып калмавыгыз сорала:
– “Игътибар барчагызга!” – “Внимание всем!” – шушы сигнал калган бар кисәтү билгеләренең башында тора. Ул гадәттән тыш хәл килеп чыкканда халыкның игътибарын юнәлтү өчен бирелә.
– “Һава тревогасы” – “Воздушная тревога” дошманнардан куркыныч янаганда бирелә. Аны ишетүгә, радиоалгыч, телевизорларны кабызу кирәк. Алга таба нишләргә, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында ачык төгәл күрсәтмә нәкъ менә телевидение-радио аша бирелә. Паникага бирелмичә, кушылганны үтәү кирәк.
– “Һава тревогасы тәмам” – “Отбой воздушной тревоги” – куркыныч бетүне аңлата. Аны ишеткәннән соң, комендантлар рөхсәте белән, качкан урыннан чыгып, гадәти тормыш рәвешен дәвам итәләр.
– “Радиация куркынычы” – “Радиационная тревога” – радиоактив матдәләр җыелган болыт килгән җирлектә бирелә. Бу очракта сулыш органнарын саклау чараларын күрү: респиратор, марлялы битлек, кулдан ясалган битлек, противогаз куллану зарур. Радиоактив матдәнең хәвеф дәрәҗәсенә карап, 3-4 сәгатьтән алып берничә тәүлеккә кадәр качар урын табу кирәк.
“Химик тревога” – “Химическая тревога” һавада агулы химик матдәләр булуы турында хәбәр итә. Аларның һавага күпме дәрәҗәдә таралуына карап, я тыштан һава кермәслек итеп ишек-тәрәзәләрне ябарга, ярыкларны томаларга, юеш битлек киеп, тәннең ачык урыннарын капларга; я махсус ышык урынга барырга кирәк. Агуланган территориядә җиргә ятарга, утырырга, аннан бер генә әйберне дә үзең белән алырга ярамый. Эвакуациядән соң бар кеше дә мәҗбүри рәвештә санитар эшкәртү үтә.