17 октябрь көнне СХТ китапханәсече "Каенкай" балалар бакчасында "Чисталык- сәламәтлек билгесе" исемле сәламәтлек дәресе үткәрде. Китапханәче балаларга тән чисталыгы, тәртибе турында, пөхтәлек һәм тирәбездәге чисталык турында сөйләде.Мәктәпкәчә яшьтәге балалар гигиена предметлары темасына караган табышмаклар чиштеләр. Китапханәдән килгән китапларны балалар рәхәтләнеп карадылар.