Актаныш районы ЗАГС булегендә 100 нче баланы теркәу тантанасы уткәрелде

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

Актаныш районы ЗАГС булегендә  2017  нче елның  16 октябрь  көнендә  100 нче баланы теркәү тантанасы үткәрелде. Бәхетле әти- Манихов Альберт Әхтәм  улы хэм  әнисе-  Манихова Эльвира Мияссәр кызы  көтеп алган  улларына  Даниэль исеме куштылар. Район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева яшь парны 3 нче балалары туу  вакыйгасы уңаеннан котлап,  чын кунелдән аларга тигезлек, балаларын сау-сәламәт , бәхетле итеп үстерүләрен теләде. Яшь гаиләгэ унышлар , мәхәббәтле тормыш телибез,-диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International