Гражданнар оборонасы сигналлары.

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

 Хөрмәтле райондашлар. 2017 елның 26нчы октябрь  көнне Актаныш районы буенча гражданнар оборонасы өйрәнүләре уздырыла. Түбәндәге сигналлар бирелгәндә, куркып калмавыгыз сорала:

– “Игътибар барчагызга!” – “Внимание всем!” – шушы сигнал калган бар кисәтү билгеләренең башында тора. Ул гадәттән тыш хәл килеп чыкканда халыкның игътибарын юнәлтү өчен бирелә.

  

– “Һава тревогасы” – “Воздушная тревога”  дошманнардан куркыныч янаганда бирелә. Аны ишетүгә, радиоалгыч, телевизорларны кабызу кирәк. Алга таба нишләргә, үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында ачык төгәл күрсәтмә нәкъ менә телевидение-радио аша бирелә. Паникага бирелмичә, кушылганны үтәү кирәк. 

 

– “Һава тревогасы тәмам” – “Отбой воздушной тревоги” – куркыныч бетүне аңлата. Аны ишеткәннән соң, комендантлар рөхсәте белән, качкан урыннан чыгып, гадәти тормыш рәвешен дәвам итәләр. 

 

– “Радиация куркынычы” – “Радиационная тревога” – радиоактив матдәләр җыелган болыт килгән җирлектә бирелә. Бу очракта сулыш органнарын саклау чараларын күрү: респиратор, марлялы битлек, кулдан ясалган битлек, противогаз куллану зарур. Радиоактив матдәнең хәвеф дәрәҗәсенә карап, 3-4 сәгатьтән алып берничә тәүлеккә кадәр качар урын табу кирәк. 

 

“Химик тревога” –  “Химическая тревога”  һавада агулы химик матдәләр булуы турында хәбәр итә. Аларның һавага күпме дәрәҗәдә таралуына карап, я тыштан һава кермәслек итеп ишек-тәрәзәләрне ябарга, ярыкларны томаларга, юеш битлек киеп, тәннең ачык урыннарын капларга; я махсус ышык урынга барырга кирәк. Агуланган территориядә җиргә ятарга, утырырга, аннан бер генә әйберне дә үзең белән алырга ярамый. Эвакуациядән соң бар кеше дә мәҗбүри рәвештә санитар эшкәртү үтә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International