Юбилеең белән, хөрмәтле ветеран!

2017 елның 29 сентябре, җомга

29 сентябрь көнне  Бүләк  авылында гомер кичерүче тыл ветераны Адиева Муфаваза Фазлыйәхмәтов кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Район Советының Аппарат җитәкчесе Айрат Кәрамов райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район Башлыгы исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. Шулай ук котлауларга Татар Ямалысы авыл башлыгы Роберт Нуриев да кушылды һәм бүләкләр тапшырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International