"Татмедиа" акционерлык җәмгыятендә 27 сентябрьдә экстремизмга каршы һәм милләтара һәм конфессияара тематиканы яктыртуда иң яхшы дип табылган гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләрен бүләкләү тантанасы булды. Бәйгенең Гран-приен милләтара һәм конфессияара теманы киң кырлы яктыртучы “Шәһри Казан” газетасы алды.
Республика Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутаты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Казан төбәкара экспертиза үзәгенең башкарма директоры, Татарстанның Экстремизмны, дискриминацияне һәм ксенофобияне өйрәнү үзәге рәисе Вадим Козлов, Куркынычсызлык советы сәркатибенең беренче урынбасары Михаил Блинов һәм Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова журналистларга, фотографларга, гаммәви мәгълүмат чаралары редакцияләренә югары профессиональ һәм социаль юнәлештәге эшчәнлекләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Татарстан гаммәви мәгълүмат чаралары арасында милләтара һәм конфессияара теманы яктырту буенча уздырылган бәйгегә 876 эш кабул ителгән - узган ел белән чагыштырганда ике тапкырга артык.
“Иң яхшы телесюжет (телевизион тапшыру)” номинациясендә җиңүче булып “Туган тел» телевизион тапшырулар циклы өчен Полина Кастрицкая («Татарстан-24» телеканал) табылды, икенче урында – “Каравай” телевизион тапшырулар өчен Зөлфия Әсәдуллина ("Татарстан – Яңа гасыр" ТРК).
"Иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)” номинациясендә беренче урын тапшырулар циклы өчен “Татарстан” радиоканалына бирелгән, икенче урынга “Дорогой любви” радиоспектале өчен "Нократ дулкыннары" лаек булган.
"Басма мәгълүматта иң яхшы язма” номинациясендә “Идел” журналы беренче булып кала, икенчедә – мәкаләләр циклы белән “Актаныш таңнары” газетасы журналисты Ләйсән Тимерова.
“Интернет челтәрендә иң яхшы язма” номинациясендә беренче премияне Илнур Ярхәмов (KazanFirst интернет-порталы) алды, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының мәкаләләр циклы икенче урынга лаек. Шулай ук Islam-Today интернет-порталы да диплом белән бүләкләнеп узды.
“Иң яхшы фотосурәт” номинациясендә беренче урынга “Татар-информ” агентлыгы фотографы Рамил Гали (Галиев) лаек булды. Ә “Йолдыз” газетасы авторы фотосурәтләр циклы өчен икенче урын яулады.