23 сентябрь көнне Арча районында Татарстан мәгариф хезмәткәрләренең җәйге спартакиадасы финалы узды. Биредә республикабызның барлык районнарыннан мөгаллимнәр һәм мәгариф идарәсе җитәкчеләре катнашты. Җәйге спартакиада берничә спорт төре буенча уздырылды: җиңел атлетика эстафетасы, урыннан сикерү, гер күтәрү, пневматик винтовкадан ату, бадминтон, аркан тарту, йөзү, мини-футбол.
Актаныш районы мәгариф хезмәткәрләре спартакиадада катнашып, "А" төркемендә беренче урынны яулауга ирештеләр. Бу аларның беренче генә җиңүләре түгел инде, үзләренең физик яктан да әзерлекләрен һәрдаим исбатлап торалар. Аларны тәбрик итәбез, алга таба да уңышлар телибез!