Мәдәният хезмәткәрләре конференциясе узды

2017 елның 22 сентябре, җомга

22 сентябрь көнне район мәдәният хезмәткәрләренең еллык эшчәнлегенә багышланган конференция узды.  Традицион мәдәният үсеше Республикакүләм үзәге җитәкчесе урынбасары Гали Габдрахманов, Актаныш муниципаль район башлыгы  урынбасары Илфак Бариев, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсъәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова  конференция эшендә катнаштылар.

Конференциянең пленар өлешенә күчкәнче, чарада катнашучылар мәдәният йорты каршында һәм фойеда оештырылган театральләштерелгән тамаша һәм күргәзмә-композиция белән таныша алдылар.

Район мәдәнияте торышы, ел дәвамында бу тармакта алып барылган эшчәнлек, алга куелган бурычлар хакында төп доклад белән район Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге җитәкчесе Илшат Габделхаев чыгыш ясады.

Әлбәттә, конференция – ул еллык эшчәнлеккә нәтиҗәләр ясый, алга бурычлар куя, проблемалардан чыгу юлларын эзли, бергәләп киңәшләшә, тәҗрибә алмаша торган  һәм  хезмәт уңганнарын бәяли, бүләкли  торган чара. Быел да райондашларыбыз  мәдәният өлкәсендәге  фидакарь хезмәтләре өчен  хөрмәтләнделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International