Актаныш районы Туган як музеенда
Өлкәннәр ункөнлегенә чаралар планы
№ п/п |
Үткәрү вакыты |
Чаралар исеме |
1. |
02.10.2017 14:00 |
Өлкәннәр ункөнлеген ачу. “Көзге уңыш”. Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам якташыбыз Әсгать Сәфәргалинның тууыны 95 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылу. |
2. |
03.10.2017 14:00 |
«Сыннарда уйларым». Башкортстанның халык рәссамы, “Почет билгесе” ордены кавалеры Зилфәт Басыйровның тууына 90 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылу. |
3. |
04.10.2017 14:00 |
«Яшьләргә әйтер сүзем». 4 сугышчан орден һәм медальләр белән бүләкләнгән батыр фронтовик, тыныч тормышта 3 дистә ел гомерен районда партия эшен оештыруга багышлаган фидакарь зат - Хәмит Сәлахетдин улы Мәүлитов турындагы видеоязма карау. |
4. |
05.10.2017 14:00 |
«Беренче укытучы». Татарстан Республикасы дәүләт киңәшчесе М.Ш.Шәймиевнең беренче укытучысы Әхмәдуллина Хәдичә Әхмәдулла кызына багышланган күргәзмә ачылу. |
5. |
05.10.2017 14:00 |
«Чыклы сукмак». Шагыйрь һәм әдәбият белгече, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зәет Мәҗитовның тууына 90 ел тулуга багышланган кичә. |
6. |
06.10.2017 14:00 |
"Җырлы гомер юлы". Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе, җырчы якташыбыз Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган күргәзмә ачылу. |
7. |
09.10.2017 14:00 |
«Туган нигез яктысы». Музей фондында сакланучы XIXг. – XXг. ахырына караган борынгы лампалардан күргәзмә. |
8. |
10.10.2017 14:00 |
«Самоварларда тарих тәме». XIX– XX гасыр самоварларыннан күргәзмә ачылу. |