Бүген, 18 сентябрь көнне Актаныш үзәк хастаханәсендә яңа заман таләпләренә туры килерлек LOGIQ S8 УЗИ аппараты урнаштырылды. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Айдар Хәев сүзләренә караганда, бүгенге көннән башлап әлеге аппаратта актанышлылар үзләре теләгән органнарын тикшертә алачаклар. Бу район хастаханәсендә югары технологияле җиһазларда бушлай диагностика тикшерүе узу мөмкинлеге туды дигән сүз.