Актанышта традицион "Чәчәк бәйрәме" узды

2017 елның 15 сентябре, җомга

Бүген, 15 сентябрь көнне Актанышта традициягә әверелгән Чәчәкләр бәйрәме үткәрелде. Районыбызда әлеге күркәм бәйрәм 2002 елдан алып, һәр җәйнең август ахырында билгеләп үтелә. Әйтергә кирәк, бу гадәт елдан-ел киң колач җәя бара. Быел да барлык оешмалар, учреждениеләр, мәктәпләр, балалар бакчалары, мәдәният йортлары чәчәк композицияләре эзерләгәннәр иде.

Чарада Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дилбәр Әнварова катнаштылар. Алар барлык актанышлыларны әлеге матур, “чәчәкле” бәйрәм белән тәбрикләделәр, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук бәйгедә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы да узды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International