Актаныш районында авыл юллары яктыртыла

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

Актаныш районы авыл җирлекләрендә, юл хәләкәтләрен киметү максатыннан, урам утлары яңартыла. Юл кырыйларына диодлы лампалы баганалар утыртыла. Күп яктылык бирүче диодлы лампалар электр энергиясен экономияләргә дә мөмкинлек бирә. Мондый баганаларны бүгенге көндә Куян һәм Әҗәкүл авылларында “Төзелеш” фирмасы урнаштырып бетерде, әлегә яктылык чыганаклары кушылмаган. Әммә бик тиздән биредә яшәүчеләрне, шулай ук автомобиль сөючеләрне шатландырачак һәм юл хәләкәтләреннән саклаячак дип ышанабыз.   ​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International