Әлфия Мөхәмәтова - Бөтенрәсәй бәйгесе лауреаты

2017 елның 4 сентябре, дүшәмбе

“ТАТМЕДИА” АҖ филиалы директорының радиотапшырулар буенча урынбасары Әлфия Марсель кызы Мөхәмәтова "Россия Патриоты" XV Бөтенрәсәй бәйгесендә катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча комиссия вәкилләре тарафыннан 402 массакүләм мәгълүмат чараларыннан 1808 журналистлык эше каралды. Якташыбыз Әлфия Мөхәмәтова бәйгенең «Россия: проблемалар и аларны чишү юллары» номинациясендә лауреат булды, районыбыз тормышы хакында тапшырулар цикы тәкъдим итеп II  урынны яулады һәм истәлек билгесе белән бүләкләнде. Әлфия Марсель кызын зур җиңүе белән тәбрик итәбез, киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International