Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык, горурланырлык һәм милли-мәдәни күренеш, бәйге бәйрәме буларак сакланып, һәр ел саен кабатланып килә. Башка бәйрәмнәрдән үзгә буларак шатлыклы очрашу мизгелләренә, рәхәтләнеп күңел ачуга, җыр-биюгә, төрле бәйгеләрдә көч сынашуга да бай бәйрәмнәрнең берсе ул.
Җәйнең беренче көнендә табигать безгә тагын да матуррак, кояшлырак көн бүләк итә икән, бу юкка гына түгел. 1 июнь – тормышның яме, яшәүнең максаты булган балаларның бәйрәме, балаларны Халыкара яклау көне!
Бу көнне Актанышның Бүләк әрәмәсе янында балалар өчен чын Сабантуй оештырылды.