Җәйнең беренче көнендә табигать безгә тагын да матуррак, кояшлырак көн бүләк итә икән, бу юкка гына түгел. 1 июнь – тормышның яме, яшәүнең максаты булган балаларның бәйрәме, балаларны Халыкара яклау көне!
Бу көнне Актанышның Бүләк әрәмәсе янында балалар өчен чын Сабантуй оештырылды. Күз бәйләп баудан әйбер кисү, чүлмәк вату дисеңме, йомыркалы кашык кабып йөгерү, капчык киеп сикерү, сулы чиләк-көянтә белән узышу, җитезлектә көч сынашу дисеңме... Балалар кинәнеп уйнадылар, яшь артистларыбызга кушылып биеде-җырладылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Балалар гына түгел, әти-әниләрнең дә йөзләрендә шат елмаю балкый иде.