Күпләр көтеп алган Сабантуй бәйрәме һәрьелдагыча гөрләп узды. Бәйрәмдә кунак булып ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгы Энгель Фәттахов шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Марсель Галимәрдәнов һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Роберт Миңнуллин да катнаштылар.

Бәйрәмгә җыйналган халык милли уен-бәйгеләрдә көч сынап күңел ачты. Сабантуй - массакүләм күңел ачу һәм спорт чарасы, бу чарада профессионал спортчылар гына түгел, ә бәйрәмгә килгән һәр тамаша кылучы катнаша ала.
Сабантуйны елдан-ел мэйданга халыкны кубрәк жыя баручы атларсыз куз алдына китереп булмый.Ат чабышында Зоотехниклар атлары арасында ҢТаң“ ҖЧҖнең Шәемов Ильяс иярләгән Герцогиня кушаматлы бия–I,“Әнәк“ агрофирмасының Назим Салихов иярләгән Айдаш кушаматлы айгыр-II, “Чишмә“ҖЧҖнең Ришат Вәлиев иярләгән Капелька кушаматлы бия III булып килделәр.
Юртакларның финал ярышында хакимиятнең Валерий Соколов иярләгән Памир кушаматлы айгырга тиңнәр булмады. “Янаул“ҖЧҖнең Тачанка кушаматлы айгыры–II (Җайдагы Рөстәм Мостафин), “Ташкын“ ҖЧҖнең Ахил кушаматлы айгыры III урында (җайдагы Ольга Кузнецова).
2400 һәм 1600 метрга узышкан гади эш атлары арасында “Нур“ ҖЧҖннән Вальс кушаматлы бия (җайдагы Риман Ханов) һәм “Ташкын“ ҖЧҖннән Соры кушаматлы айгыр (җайдагы Максим Хисаметдинов)-I, Рамил Хөсәеновның Авиза кушаматлы биясе (җайдагы Алмаз Гайнанов) һәм “Янаул“ ҖЧҖннән Тополь кушаматлы айгыр (җайдагы Фаил Алтапов)–II, “Таң“ҖЧҖннән Риана кушаматлы бия (җайдагы Илназ Шәемов) һәм “Тамыр“ҖЧҖннән Герда кушаматлы бия (җайдагы Дилфас Нурлыев) III урыннарга ия булдылар.
Чиста токымлы чабыш атлары арасында Газизов Алмир иярләгән Хамадиев Рамилнең Ралифан кушаматлы айгыры –I, “Нур“ҖЧҖннән Рөстәм Сәетгәрәев иярләгән красивая кушаматлы бия–II, “Актаныш“ агрофирмасының киров бүлекчәсеннән Айдар Әхияров иярләгән Истелла кушаматлы бия III урыннарны яуладылар.
Ат чабышлары белән бергә Сабантуйның төп бәйгесе — көрәш башлана. Башка халыкларның шуңа охшаш көч сынашларыннан татар көрәше көрәшчеләрнең бер-берсенең билләрен сөлге белән урап тотуларына карап аерыла. Милли көрәш нэтижәләре:
35 килограммга кадәр:
1. Миңнулин Денис (Актаныш)
2. Нургалиев Раббани (Әлем)
3. Мирзаянов Айнур (Актаныш)
40 килограмм үлчәмдә:
1. Гөбәев Айбулат (Аеш)
2. Ханов Марсель (Такталачык)
3. Нурлыев Илгизэр (Әлмәт)
45 килограмм үлчәмдә:
1. Закирәҗанов Алмаз (Чалманарат)
2. Фәттахов Рәзил (Богады)
3. Гарифҗанов Искәндәр (Әлмәт)
50 килограмм үлчәмдә:
1. Сафиуллин Илдус (Богады)
2. Хуҗин Фарис (Җияш)
3. Юзкәев Айгиз (Актаныш)
55 килограмм үлчәмдә:
1. Хуҗин Фәндүс (Җияш)
2. Нәбиев Динар (Иске Кормаш)
3. Фасхиев Алмаз (Актаныш)
60 килограмм үлчәмдә:
1. Исмагилов Алгиз (Актаныш)
2. Муллануров Илназ (Әлем)
3. Агадуллин Алгиз (Чаллы)
65 килограмм үлчәмдә:
1.Рахматуллин Илдар (Актаныш)
1. Нәбиев Дамир (Такталачык)
2. Исламов Фирзәр (Табанлы Күл)
70 килограмм үлчәмдә:
1. Гарипов Камил (Уразай)
2. Ханов Руслан (Актаныш)
3. Тимиров Айназ (Такталачык)
70 килограммнан югары авырлыкта:
1. Мөхаметдинов Рәмис (Әлем)
2. Камалов Ренат (Меңнәр)
3. Басыров Эльмир (Байсар)
Зурлар арасында
65 килограмм үлчәмдә:
1. Нургалиев Ростәм (Әлем)
2. Мортазин Искәндәр (Актаныш)
3. Исхаков Айзат (Актаныш)
75 килограмм үлчәмдә:
1. Сибгатуллин Илшат (Такталачык)
2. Фәйрушин Айзат (Бүләк)
3. Мөхәмәдиев Артур (Мари Суыксу)
85 килограмм үлчәмдә:
1. Исхаков Рузил (Актаныш)
2. Туктаров Булат (Киров)
3. Габдрашитов Азат (Татар Суыксу)
100 килограмм үлчәмдә:
1. Сираев Раил (Татар Суксу)
2. Әнвәров Шафкәт (Актаныш)
3. Хаҗиев Фарит (Ямалы)
100 килограммнан югары үлчәмдә:
1. Насыриев Илнар (Актаныш)
2. Гәрәев Рәзил (Актаныш)
3. Солтанов Айдар (Ямалы)

Район хакимият башлыгы вазифаларын башкаручы Фаил Камаев райондашларны, бәйрәмгә кайткан кунакларны ихлас күңелдән тәбрикләп, Сабантуеның сәбәпчеләре булган алдынгы игенчеләребезне, терлекчелектә тырыш хезмәт куйган савымчыларны хөрмәтләп, бүләкләп узды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән “Башак“ хуҗалыгының баш хисапчысы Малихова Инсия Мирзаян кызына “Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы“, “Коммунсервис-Актаныш“ ҖЧҖ директоры Кустова Римма Зыя кызына “Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре“ дигән мактаулы исем бирелде.
“Чишмә“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең товарлыклы-сөтчелек фермасы мөдире Әхмәтов Ринат Сәнәф улы Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты белән, “Чишмә“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитәкчесе Сәхәбетдинов Рафик Вагыйз улы, “4 нче санлы механикалаштырылган колонна“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыят җитәкчесе Шәяхмәтов Асыл Әсгать улы, “Актаныш автотранспорт хуҗалыгы“ җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш инженеры Рәхмәтуллин Әлхәт Мөхәммәт улы, “Түбән Кама сусаклаугыч эксплуатацияләү идарәсе“ машинисты Ваһапов Фаис Вагыйз улы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
“Тамыр“ ҖЧҖ җитәкчесе Мирзаянов Ильяс Мирзаһит улы һәм “Нур“ ҖЧҖ җитәкчесе Харисов Рәшит Әсрар улы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр
Актаныш муниципаль районында чисталык буенча үткәрелгән икеайлыкның нәтиҗәләре буенча “Иң төзек авыл җирлеге“ исеменә Пучы, Иске Айман, Кәзкәй, Әтәс, Татар Суыксу авыл җирлекләре лаек булды. “Иң төзек оешма“ буларак Актаныш саклык банкы танылды. “МНКТ“–II, гимназия-интернат III урыннарда.
Җирлек башлыклары һәм оешма җитәкчеләре район башлыгының Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләре белән хөрмәтләнделәр.
Язгы чәчү кампаниясе барышында алтын бөртекләрне җир куенына иң күп күләмдә иңдерүче механизаторлар билгеләнеп үтте һәм акчалата премия белән буләкләнделәр:
35 яшькә кадәрле механизаторлар арасында:
1 нче урын - “Нур“ хуҗалыгыннан Хакимов Илфар Вәгыйз улы;
2 нче урын - “Алга“ хуҗалыгыннан Мингазов Салават Рифкат улы;
3 нче урын - “Саф“ хуҗалыгыннан Мифтахов Илнар Илдар улы.
35 яшьтән югары механизаторлар арасында:
1 нче урын - “Эконом“ хуҗалыгыннан Кадыйров Назир Наил улы.
2 нче урын - “Ташкын“ хуҗалыгыннан Шайхетдинов Олег Рәвисулы;
3 нче урын - “Наратлы“ хуҗалыгыннан Нуретдинов Илдус Ансаф улы.
Чәчү комплексы белән эшләүче механизаторлардан:
1нче урын - “Әнэк“ агрофирмасыннан Габидинов Радик Габдеракип улы
2 нче урын - “Нур Баян“ исемендәге хуҗалыктан Гараев Радик Ралиф улы
3 нче урын - “Актаныш“ агрофирмасыннан Гафуров Нияз Роберт улы.
2013 елның язгы кыр эшләре батыры буларак “Башак“ хужалыгы механизаторы Миннахметов Марат Хәлил улы танылды һэм “Кыр батыры“ исеменә лаек булып кыйммәтле буләк белән буләкләнде.
2013 елның 5 аенда югары күрсәткечләргә ирешкән савымчылар: “Әнәк“ агрофирмасыннан Шавалиева Дилә Мәксүт кызы, “Нур Баян“ исемендәге хуҗалыктан Янаева Лилия Кәшбразый кызы, “Таң“ хуҗалыгыннан Закирянова Диләрә Нәҗип кызы, “Башак“ хуҗалыгыннан Насипова Нурания Кәүсәр кызы, “Ташкын“ хуҗалыгыннан Борнанова Нәзилә Мансур кызы, “Актаныш“ агрофирмасыннан Фәттахова Динә Валерий кызы, “Актаныш“ агрофирмасыннан Фәттахова Динә Валерий кызы, “Янаул“ хуҗалыгыннан Асманова Рита Ринат кызы, “Нур“ хуҗалыгыннан Хабетдинова Ландыш Фәвәдит кызы, “Тамыр“ хуҗалыгыннан Якупова Фирая Әхнәф кызы, “Нигез“ хуҗалыгыннан Ягудина Илсөяр Гилемҗан кызы акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Шәхси хуҗалыкларында мөгезле эре терлек арасында 8 һәм аннан да күбрәк сыер асрап, районда сөт җитештерүдә үзләренең саллы өлешләрен керткән: Яңа Кормаш авылыннан Хабибуллина Диләрә, Шәбезбаш авылыннан Солтанов Рөстәм, Адай авылыннан Галимов Рәзил, Чат авылыннан Гарипова Нәсимә, Гараев Зинфир, Вәлиев Давид, Карач авылыннан Арсланов Тәлгать, Ирмәш авылыннан Закиров Айрат, Туке авылыннан Нуретдинова Зөбәрҗәт савым аппаратлары белән бүләкләнделәр.