Сәүдә, җәмәгать туклануы, транспорт, элемтә, полиграфия, ЖКХ оешмалары арасында җитештерелгән продукциянең күләме узган елның ярты еллык эш нәтиҗәләре белән чагыштырганда түбәндәгечә:
Өстәмә кыйммәт курсәткече буенча узган елның 6 аена карата Теплосервиста – 123%ка үсеш бирә, “Коммунсервис-Актаныш” та – 113%ка. Актаныш АТПсында – 103%ка, үсеш бирә.
Район бюджетына салым түләү буенча Актаныш районы элемтә үзәгенең, Коммунсервис-Актанышның,Теплосервисның бурычлары юк.
Бу группада иң күп салым бурычы Актаныш АТПсында – 103 мең сум тәшкил итә.
Пенсия фондына взнослар вакытында күчерелеп бара, бурычлар юк.
Алда санап үтелгән күрсәткечләр буенча ясалган йомгак нәтиҗәсендә бу группада 1 нче урынга «Теплосервис» оешмасы чыкты. Оешма күчмә кубок һәм диплом белән бүләкләнде. Икенче урында «Актаныш РУЭС», оешма диплом белән бүләкләнде. Өченче урында «Комменсервис-Актаныш» оешмасы, оешма диплом белән бүләкләнде.