Районыбызнын  терлекчелек тармагына нодуляр дерматит дигән яман куркыныч авыру яный

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Африкадан башлангыч алган, мөгезле эре терлекләрне колачлый торган, нодуляр дерматит авыруы  Саратов, Самара , Оренбург олкэлэрендэ   ачыкланды .Бугенгесе кондэ Оренбург олкэсенен Ташлы хэм Соль –Илецк районнарында 4 имин булмаган пункта 115 баш могезле эре терлекнен авыру очрагы ачыкланды .

     Авыруны нигездә чебен, черки, бөгәлчән кебек кан эчә торган бөҗәкләр тарата . Нодуляр дерматит шулай ук һава, су, ризык аркылы да йогарга мөмкин. Чирне кошлар, бигрәк тә челәннәр дә күчерә ала.

     Авыруның билгеләре: терлекнең көтмәгәндә тән температурасы 40-41 градуска  кадэр күтәрелә, кузенннэн хэм борыныннан сыекча ,э авызыннан куплэп селэгэй ага, ашамый, хэрэкэте салмак, лэкин агрессив,  бер-ике көннән сон терлекнен тәнендә 0,5-7 сантиметр зурлыгында төерләр барлыкка килә. Авыруны дәвалауның нәтиҗәле алымнары әлегә юк.

Нодуляр дерматит белән авырган малларның ун процентка якыны һәлак булырга мөмкин. Чирле малның продуктивлыгы кыскара, тире чималының сыйфаты төшә. Сыерларның җенси циклы бозыла . Чирле малны асрау тыела.  Бу чир республика, район икътисадына зур күләмдә зыян китерүе ихтимал.  

Элеге авырунын килеп чыгуын хэм таралуын  булдырмас очен  терлек асыраучыларга  нэрсэ эшлэргэ сон:

-таныш  булмаган,  терлек белэн сату итуче  алып сатарлардан, документсыз,  шикле,  очсыз бэядэн  терлек сатып алмаска;

-могезле эре терлеклэрне  жэйге чорда кан эчкеч божэклэргэ каршы эшкэртеп тору талэп ителэ;

-терлеклэрегездэ  кисэк кенэ алдан эйтеп кителгэн билгелэр кузэтелсэ, кичекмэстэн район ветеринария белгечлэренэ хэбэр итуегез сорала : тел 8(85552 )3-28-91,  3-28 -19.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International