Актанышта 110 видеокүзәтү җайланмасы тынычлык сагында торачак

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Соң­гы ел­лар­да рес­пуб­ли­ка­быз­да “Кур­кы­ныч­сыз Та­тарс­тан” про­ек­ты эш­ләп ки­лә. Аны тор­мыш­ка ашы­ру кы­са­ла­рын­да ав­то­ма­гист­раль­ләр­дә һәм ха­лык күп җы­е­ла тор­ган урын­нар­да ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­ты­рыл­ган иде.

Про­ект­ның икен­че эта­бы – “Кур­кы­ныч­сыз ишегал­ды”– бар­лык шә­һәр­дә­ге, район үзәкләрендәге йорт­лар­да һәм йорт ти­рә­лә­рен­дә ви­де­о­кү­зә­тү җай­лан­ма­ла­ры ур­наш­ты­ру­ны күз­дә то­та. Прог­рам­ма­ны тор­мыш­ка ашы­ру бе­лән Та­тарс­тан Рес­пуб­ли­ка­сы­ның Эч­ке эш­ләр ми­нистр­лы­гы һәм Мәгъ­лү­мат­лаш­ты­ру һәм э­лем­тә ми­нистр­лы­гы шө­гыль­лә­нә, ә төп баш­ка­ру эш­лә­ре “Тат­те­ле­ком” ачык ак­ци­о­нер­лык ­җәм­гы­я­те­нә йөк­лән­гән.

Әлеге проект кысаларында, Актанышта яшәүчеләрнең балалар куркынычсызлыгын сакларга һәм шәхси автотрантспортын күзәтергә мөмкинлекләр туа. 

Август аена кадәр  “Кур­кы­ныч­сыз ишегал­ды” проекты нигезендә Актаныш буенча 106 камера урнаштырылачак, шуланың 28-е тест режимында эшли. Ви­де­о­кү­зә­тү җайлан­ма­ла­ры җи­на­ять­ләр­не ачык­лау өчен ге­нә тү­гел, ә алар­ны бул­дыр­мый­ча ка­лу өчен дә ки­рәк. Ә “Кур­кы­ныч­сыз шәһәр” проекты буенча 4 ви­де­о­кү­зә­тү җайланмасы урнаштырылачак, аларның 2-се тест режимында бүгенге көндә эшли. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International