Район күләмендә уздырылган смотрның йомгаклау концертына мәдәният йорты фойесында, барлык авыл китапханәчеләре ярдәме белән шәҗәрә, кул эшләнмәләре, авыл тарихына багышланган күргәзмә оештырылды. Күргәзмәнең төп тематикасы булып 2017 ел – Татарстанда Экология һәм җәмәгать урыннары, районда Кече Ватан еллары, ТАССРның 100 еллыгын каршылау торды.
Концерт алдыннан район Башлыгы Фаил Камаев һәрбер җирлекнең күргәзмәсе белән танышып чыкты.