Мәгариф хезмәткәрләренең Кышкы Спартакиадасы быел Актанышта узачак

2017 елның 17 феврале, җомга

18 февраль көнне районыбызның "Актаныш" спорт комплексында традицион ТР мәгариф хезмәткәрләренең Кышкы Спартакиадасы - 2017 старт алачак. Анда ТР Премьер-министр урынбасары, ТР Фән һәм Мәгариф Министры Энгель Фәттахов катнашачак. 

Чарада мең ярымнан артык спорт сөюче катнашыр дип көтелә, бу республикабызның 45 районыннан укытучы, мәктәп директорлары, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, ТР Фән һәм Мәгариф Министрлыгы вәкилләре. Алар чаңгы , шорт-трек, хоккей, волейбол, өстәл теннисы, күтәрелү, тартылу, аркан тарту кебек спорт төрләрендә көч сынашачаклар.

Җитәкчеләр өчен VIP – ярыш узачак, ир-атлар өчен 2 км, ә хатын-кызлар өчен 1 км.

Спартакиада ел саен ТР Фән һәм Мәгариф Министрлыгы тарафыннан физик  культураны пропагандалау, спортны популярлаштыру максатыннан 2013 елдан бирле ел саен үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International