Район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлегендә - яңа җитәкче

2015 елның 2 ноябре, дүшәмбе
Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев район мәдәният учрежденияләре коллективын башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлегенең яңа җитәкчесе – Илшат Гәбделхәев белән таныштырды. Район башлыгы яңа куелган җитәкченең килеп туган мәсьәләләрне чишәрлек эш тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте, шулай ук яңа вазифада уңышлар һәм иҗади күтәренкелек теләде.  

Үз чиратында, Илшат Гәбделхәев барлык җыелышта катнашучыларга ышаныч белдергәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International