Технологик техникум - Республика студентлары арасында барган хор коллективлары җыр фестиваленең зона турында

2015 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Республикабызда «Татарстан – яңа гасыр”  иҗтимагый хәрәкәте оештыру буенча студентлар арасында хор коллективларының җыр фестивале бара.

Фестивальнең төп максатлары булып Бөек Ватан сугышы елларында Рәсәй халкының лаеклы тарихи үткәннәренә хөрмәтне үстерү һәм Татарстан Республикасы студентлары арасында хор культурасын пропагандалау тора.

Кичә, 25 март көнне Яр Чаллы шәһәрендә фестивальнең зона туры үтте, анда комиссия 11 районның хор коллективын карап үтте. Актаныш районы да бу зонага керүгә карамастан, технологик техникумның хор коллективы зур булуга нигезләнеп, жюри әгъзаләре районга үзләре килделәр. Жюри составында республиканың лаеклы вәкилләре: Лукьянов Владислав – Н.Г. Жиганов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең кафедра җитәкчесе, профессор, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе; Җәппәрова Әлфия – музыкаль театрның кафедра җитәкчесе, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе; Булгаков Вячеслав – Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокаль-хор иҗаты кафедрасы җитәкчесе, профессор, педагогик фәннәр докторы; Тарханова Алсу – “Татарстан – яңа гасыр” Республика иҗтимагый хәрәкәте Политсовет башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Жюри әгъзаләре Актанышның технологик техникумның хор коллективы чыгышын югары бәяләде һәм 2015 елның 29 апрелендә Казан шәһәрендә узачак Гала-концертка үтүләрен хәбәр итте. Аларга уңышлар телибез.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International