ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

8 июль көнне Актаныш муниципаль районында  “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” көне үткәрелде. Тантана  Меңнәр авылындагы мөселман сабантуенда  көндезге 10 сәгатьтә  барлык район халкы катнашында үткәрелде. Кичәнең кунаклары Әтәс авылыннан Хәмзин Илдар Мисбах улы һәм Хәмзина Гөлсинә Гаян кызы булдылар. Әлеге бәхетле гаиләгә Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Э.Н.Фәттахов Россия Федерациясе оештыру комитетының бәйрәм уңаеннан Мактау кәгазен һәм “Мәхәббәт һәм тугрылык “ өчен медален тапшырды.

Кичә - Гаилә һәм тугрылык көнендә Хәбировлар гаиләсендә тагын сөенечле вакыйга булды. Әфтах Хәбир улы Хәбировка нәкъ менә 8 июльдә 90 яшь тулды! Район башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр һәм инновацион үсеш буенча урынбасары Альберт Тимеров, юбилярны котлап, район башкарма комитеты җитәкчесе Энгель Нәвап улы Фәттаховның күчтәнәч-бүләген, Рәсәй Президенты Владимир Владимирович Путинның котлау открыткасын тапшырды Әфтах абыйга.

8 нче июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.

9 июль көнне Гаилә, мәхәббәт, һәм тугрылык көне уңаеннан, үзәк китапханә , китапханәнең абонемент бүлегендә, мәдәният һәм сәнгать паркында  “Гаилә учагына –китап аша” китап күргәзмәсе тәкъдим итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International