Татарстанда урманнарга транспортта керү тыела. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
ТР Баш ветеринария идарәсе балалар һәм яшүсмерләр арасында иҗади бәйге игълан итә
Конкурска рәсем, инша, фотосурәт номинацияләре буенча эшләр кабул ителә.
Бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 200 ел тулу уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре “Мин кабат Толстойны укыйм” акциясен дәвам итә.
Татарстан Республикасы Президентының 2018 елның 22 июнендәге 457нче санлы Указы белән татар әдәбиятенә керткән зур өлеше һәм күпьеллык иҗади хезмәте өчен язучы, «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге» оешмасы (Иҗади берлек) рәисе Данил Хәбибрахман улы Салихов «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
30 июнь көнне Туган як музее фестиваль кунакларын һәм катнашучыларны каршы алып, ике өлештән торган экскурсия үткәрде. Экскурсиянең беренче өлеше Актаныш төбәгенең тарихын сөйләү булса, икенчесе - Әлфия Авзалованың тормыш юлы, иҗатына багышланган күргәзмә белән таныштыру булды.