ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2018 ел
шимбә

Районыбызда  мәктәпләр күп. Аларның һәркайсының үз тарихы, үз язмышы. Мәктәпләребезнең тарихын өйрәнү, аларның үткәне, бүгенгесе турында материал туплау, тупланган материалларны системага салу һәм шуңа бәйле рәвештә музей фондын тулыландыру максатыннан “Туган ягым тарихында мәктәбемнең  эзе бар” исеме астында 5-8 сыйныф укучылары өчен гамәли-эзләнү конференциясе үтте. Конференцияне Актаныш районы Туган як музее, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты мәгариф идарәсе оештырдылар.

Бүгенге көндә, югары технологияләр зур үсеш алган заманда кул эшләре белән шөгыльләнү бөтенләй дә кирәксез, өс киемнәрен үз кулың белән тегүнең, сөлгеләр чигүнең, оекбаш-бияләйләр бәйләп мәшәкатьләнүнең мәгънәсе юк кебек. Ә шулай да кул эшләре белән кызыксыну югалмый. Бигрәк тә бәйләнгән әйберләр көндәлек тормышыбызда елдан ел күбрәк урын ала бара. Актаныш Туган як музеенда оештырылган   “Һөнәрленең кулы алтын” исемле кул эшләре күргәзмәсе бу сүзләрнең дөреслеген исбатлады.  

26 апрель көнне Чалманарат авыл китапханәсендә Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышлап " Тукай шигьри чишмәбез" исемле шигырь кичәсе уздырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International