“Ромашка” балалар бакчасы пандемиягә бәйле карантин вакытында мәктәпкәчә яшьтәгеләрне кабул итә торган үзәк ролен үти.
“Каенкай”, “Әтәчкәй”, “Умырзая” һәм “Ромашка” бакчасыннан өч төркемгә 25 бала даими йөри.
- Иртән балаларны тышкы ишектән үк кабул итәбез, ата-аналар бакча эченә кермиләр. Бакчаның шәфкать туташы һәр баланың температурасын үлчи. Балаларны шунда ук кулларын, битләрен юдыртабыз. Тәрбиячеләр программа нигезендә шөгыль-дәресләрне алып бара,- ди бакча мөдире Ләйсән Мәрдәнова.
РТ Президенты карары нигезендә бирелгән исемлеккә кергән эш урыннарыннан белешмәләре булган әти-әниләрнең генә балалары бакчага кабул ителә. Нигездә, хастаханәдә, даруханә, азык-төлек кибетендә, полиция бүлегендә, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр балаларын китерә.
Моңа кадәр балалар белән “Ромашка” бакчасы тәрбиячеләре шөгыльләнгән. Хәзер башка бакчаларның хезмәткәрләре дә график нигезендә эшкә җәлеп ителәчәк.
Санитария-эпидемиология кагыйдәләрен бакчада төгәл үтәргә тырышалар. Балалар көн дәвамында бер бүлмәдә генә торалар, бүлмәләр җилләтелә, тәрбиячеләр битлектән һәм башлары каплаулы. Балаларның куллары берничә тапкыр сабынлап юыла.