Коронавирус авыруына каршы Актаныш районында саклык чаралары күрелә: муниципаль район башлыгы карары нигезендә 65 яшьтән өлкәнрәк райондашлар 15 апрельгә кадәр үзләре яшәгән фатир яки йортларыннан чыкмаска, кибет, сәүдә үзәкләренә, базар, даруханәләргә, җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелып торырга тиеш. Район башкарма комитет җитәкчесе карары нигезендә коронавирус авыруына каршы саклык чаралары булдыру буенча эшче төркем оешты. Шулай ук “Игелек үзәге”ндә социаль хезмәткәрләр- волонтерлар эшли. Өлкәннәр, тормыш өчен кирәк-ярак, азык-төлек, дарулар кирәк була калганда, 3-02-80, 3-44-09 кайнар линия номерларына чылтыратып ярдәм сорый ала. Мөрәҗәгать итүченең исеме, фамилиясе, адресын, телефон номерын, үтенечен кизү волонтер язып ала, ярдәм күрсәтүне оештыра.