КИҢӘШМӘДӘ ЯҢА СУЛЫШ: Хуҗалык җитәкчеләре тәҗрибә уртаклаша

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

24 форма-киңәшмә кысаларында хуҗалык җитәкчеләре үзләре дә тәҗрибә уртаклаша башлады. Актаныш районы мондый  яңалыкны гыйнвар ае йомгакларына багышланган киңәшмәдә тәүге тапкыр сынап карады.

Беренче үрнәкне исә “Нигез” хуҗалалыгы рәисе Дамир Җәлилов күрсәтте. Ни өчен нәкъ менә Дамир Әмин улы? Чөнки ул җитәкләгән хуҗалык тәҗрибәсе, чыннан да, игътибарга лаек.

Юк, күпне күргән, бик күп яңалыкларның башында торган җитәкче бүген киңәшмә сәхнәсенә акыл өйрәтергә чыкмады. Бу фикерне ул сүз башында ук әйтеп куйды.  Өйрәтәм дисә дә, сүз әйтеп булмый, чөнки өйрәтерлеге бар.

Бүгенге көндә хуҗалыкның тәүлеклек сөт күләме 8 тоннадан артып китә, төгәлрәк итеп әйткәндә, 8 200 килограммны тәшкил  итә ул. Кечкенә генә хуҗалык өчен мактанырлык күрсәткеч бу, тик Дамир Җәлилов мактанырга яратучылар сафында түгел. Якын киләчәктә нигезлеләр 10 тонна биеклекне алырга исәп тота. Гомумән, биредә эшсезләрне дә, ялкауларны да өнәп бетермиләр.

- Эшсез йөргән кешегә акча түләнергә тиеш түгел. Андыйларга акча түләгәч, алар эшләми дә акча алып була икән бит,  дигән фикер белән яши башлый, - дип, үз позициясен аңлатып та китте Дамир Әмин улы.

Аның фикеренчә, “Нигез” җәмгыяте башкалардан бер җире белән дә аерылып тормый – “обычный” хуҗалык. Әмма биредә һәр нәрсәгә  тир түгеп ирешәләр. Терлек санын да арттыру өстендә эш бара, яңа торакларны сафка бастыру буенча да хәрәкәтнең тынып торганы юк.

- Болай караганда, башкарылган эшләребез күп кебек, әмма Кукмара районнары белән чагыштырсак – болар гына аз инде, - дип, үз хезмәтенә объектив бәя дә бирә белә тәҗрибәле рәис.

Иң мөһиме, Дамир Җәлилов районның терлекчелек тармагын үстерү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар дип саный.

- Терлек азыгын хуҗалыкта миксер белән болгатабыз, әмма аны көйләп бетерәсе бар. Юкса, туклануның үсешкә, сөткә йогынты ясый торган факторларның берсе икәнен яхшы аңлыйбыз. Эшләп кенә бетермибез!, - диде ул.

“Нигез” җәмгыяте җитәкчесе үз чыгышында шулай ук күпләрне борчыган кимчелекләрне дә яңгыратты. Аның фикеренчә, терлекчелек тармагында хезмәт куючыларның фән белән тыгыз элемтәсе булмавы әледән-әле каршылыклар тудырып тора. Юкса, районның менә дигән лабораториясе дә, терлек рационын көйләү буенча программасы да бар.  

- Шуларны тиешенчә куллансак, 10 тонна сөткә дә җиңел генә чыгып булачак, - дигән уе  бар аның.

Җитәкчелек  дилбегәсен шактый еллар тотып килгән Дамир Җәлилов  авыл кешесе өчен хезмәт хакының, бигрәк тә аның күләменең мөһим булуын билгеләп үтте.

“Авыл кешесенә акча түләргә кирәк. Шул рәвешле генә хезмәткә кызыксыну уятып була!” – бу да тәҗрибәле рәиснең алтын бәясенә торган фикерләренең берсе.

Бу урында Дамир Әмин улы “Нигез”дә савымчыларга  түләнгән хезмәт хакын да ачты. Мисал өчен, узган айда савымчыларның иң аз хезмәт хакы ала дигәне 21 мең сумлык эшләгән булса, иң югары күрсәткечләргә ирешкән савымчының хезмәт хакы 69 мең сумны тәшкил иткән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International