ХӘРӘКӘТ БАШЛАНДЫ: Актаныш районы 25 мартка кадәр 10 миллион сумнан артык үзара салым акчасын җыеп бетерүне максат итеп куя

2020 елның 18 гыйнвары, шимбә

Шимбә киңәшмәсендә район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова актуаль мәсьәләләрнең берсе булган үзара салым күләме, аның җыелу  сроклары хакында хисап тотты.

2020 елда Актаныш районы халкыннан 10 294 700 сум күләмендә үзара салым акчасы тупланыр дип фаразлана. Нәтиҗәдә, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүне максат итеп куйган әлеге сумма, дүрт тапкырга арттырылган субсидияне дә кушкач, 52 миллионнан артып китәргә тиеш. Быел да һәр җирлек  үзе җыйган үзара салым акчасын фәкать үзе өчен генә файдаланачак, ягъни  әлеге акча җирле мәсьәләләрне (зиратларны, һәйкәлләрне төзекләндерү, юлларга ком түшәү һәм башкалар) хәл итү өчен тотылырга тиеш.

 Үзара салым акчасының кайларга тотылачагы инде билгеләнеп куелган – моны халык үзе үк хәл итеп, референдумнарда катнашты.

Бүген Актаныш районы халыктан үзара салым акчаларын 25 мартка кадәр җыеп алуны бурыч итеп куя. Бу нисбәттән җирлекләрдә хәрәкәт башланган.

Районда сайлау хокукына ия 22 491 кеше яши. Шуларның 18 876сы үзара салым акчасын тапшырырга бурычлы. Калган 3 625 райондашыбыз үзара салым акчасын түләүдән азат ителгән категориядә исәпләнә.

Искәртеп үтәбез, 2020 елда район буенча  бер кешедән җыелачак үзара салым акчасы 500 сумны тәшкил итә. Киров һәм Күҗәкә җирлекләрендә  исә бу сумма 1000 сум итеп билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International